Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Росресурс» инвалидларны тернәкләндерү Ассоциациясе һәм аның вәкиле Алексей Мулеев ярдәмендә Сабантуй дигән спорт-күңел ачу чарасы уздырылды.
Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларның культурасын үстерү, милли уеннарны популярлаштыру.
Сабантуй халыкның яраткан бәйрәме булып тора. Ул чын мәгънәсендә массакүләм бәйрәм. Бу бәйрәм кеше нинди генә милләт, дин яки яшьтә булмасын, күңел ачарга, уеннарда, ярышларда катнашырга яки актив тамашачы белән аралашырга мөмкинлек бирә.
Чара ачылганнан соң, катнашучылар «Кашыклар белән йөгерү», «Суны түкмә», «Капчык киеп йөгерү», «Ат чабышлары» кебек ярышларда зур энтузиазм белән көч сынаштылар. Чара барышында җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булды, әмма берәү дә күңелсезләнмәде, яхшы кәеф бәйрәм ахырына кадәр сакланып калды. Бәйрәм татлы, истәлекле бүләкләр тапшыру белән тәмамланды.
Сабантуй бәйрәмендә 36 кеше катнашты.