11 июнь 2019ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр өчен Актаныш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре « Сәламәтлек – безнең кулда!» темасына тематик чара уздырды. Сөйләшү барышында кешелек дөньясындагы глобаль проблемаларның берсе булган “Ничек итеп сәламәт яшәү рәвеше алып барырга?” , “Ни өчен наркомания юлына басалар?”, “Ак үлемгә каршы көрәш чаралары?”, “Кешелекне борчый торган бу проблемалар каян килеп чыга?” дигән сорауга җаваплар эзләнде. Шулай ук чарада шушы теманы яктырткан китап күргәзмәсе эшләде, видеоролик тәкъдим ителде. Өлкәннәребез мини-викторина да актив катнаштылар.