Без-янгын сүндерүчеләрнең ярдәмчеләре

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

 Һөнәри юнәлеш бирү эше программасы кысаларында Аксубай муниципаль районының «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү бүлегендә булдылар. Бу экскурсияне балалар түземсезлек белән көттеләр. Янгын частенә экскурсия кебек чаралар нәтиҗәсендә балалар үзләренең белемнәрен  тулыландырып кына калмый - янгыннарның төп сәбәпләре белән таныша, ут белән сак эш итәргә һәм янгын чыккан очракта эшли белергә өйрәнәләр. Балалар янгын сүндерү машиналарын, авария-коткару җиһазларын карап чыктылар.  Диспетчер частендәдә булдылар, анда районның барлык торак пунктларыннан борчулы шалтыратулар килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International