Кама Тамагы районы, «Ышанычлы «Юк» дип әйт!».

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

2019 елның 18 июнендә Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова халыкны наркотиклаштыруны профилактикалау кысаларында «Ышанычлы «Юк» дип әйт!».

Әлеге чарада мәктәп яны лагерена йөрүче балигъ булмаган балалар катнашты. Әлеге дәреснең төп максаты булып балаларда куркыныч һәм куркынычсыз тәртип турында күзаллау формалаштыру тора. Әлеге чара барышында балалар бик теләп әңгәмәдә катнаштылар, әкиятләрдән өзекләр турында фикер алыштылар, «баш тартырга өйрәнәбез» күнегүләрен башкардылар, куркыныч хәлдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аннан чыгу ысуллары белән таныштылар.

Үз-үзеңә ышансаң! Үз фикереңне яклап, кирәк булганда, «юк» дип әйт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International