“Беркая да илтми торган  юл". Түбән Каманың «Веста» үзәге

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

“Наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 12 бала арасында “Беркая да илтми торган  юл" дигән темага дәрес үткәрде. Максат: балаларда куркынычсыз үз-үзеңне тоту стратегиясен эшләү, наркотикларга карата сабырлыкка мотивация формалаштыру.

Дәрес башында белгеч балалар белән безнең чорда куркыныч әйберләрнең берсе булган наркомания турында сөйләште.  Кызганычка каршы, бу бәла безнең планетада ышанычлы адымнар белән атлый, ул бик күп кешеләрне: ир-атлар, хатын-кызлар, яшүсмерләр һәм хәтта балаларны үз баткаклыгына тарта. Наркомания-ул наркотик даруларга, таблеткаларга булган авыр бәйлелек, наркотик - ул психоактив матдә, кулланган вакытта психик яки физик бәйлелек тудыра. Белгеч шулай ук дәрестә катнашучыларга наркотикларның нәрсә белән куркыныч булуын, әлеге бәладән котылу өчен үзеңне ничек тотарга икәнлеген сөйләде. Аннары «Альтернатива» күнегүе үткәрелде: балалар «наркотиклардан баш тарту нәтиҗәсендә нәрсә алабыз» дигән сорауга җавап яздылар. Алга таба: тәмәке тартырга тәкъдим иткән очракта, нәрсә эшләргә кирәк? дигән сорауга җавап эзләделәр. Балалар үз фикерләрен әйттеләр һәм дөрес карар сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International