05 июнь көнне Кама Аланы психоневрология интернатының социаль хезмәт алучылары өчен рус халык әкияте буенча «Морозко" спектакле күрсәтелде. Әкиятнең күңелле һәм музыкаль булуы, актерларның искиткеч уены, якты декорацияләр һәм матур костюмнар – болар барысы да караучыларны таң калдырып игътибарларын экранга җәлеп итте. «Морозко» спектакле бик гыйбрәтле, анда игелекле геройларны тәбрикләү дә, явызлыкны җәзалау да, көлергә мөмкин мизгелләр дә бар, бу игелек, мәхәббәт, матурлык һәм наз турында әкият, тирән һәм бөтен яктан аңлаешлы әсәр. «Морозко» әкияте, рус халык әкиятләренең күпчелеге кебек, төрле яшьтәге караучылар өчен.
Чараның максаты - кәефне яхшырту, позитив кәеф һәм дустанә мөнәсәбәт булдыру. Куелган максатка ирешелде, спектакльгә интернатта яшәүче 47 кеше килде.
Тәрбияче: Мингалеева А. Б