Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Россия көненә багышланган чаралар

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә Россия көненә багышланган чаралар үтте. Культорганизатор Лилия Лукина һәм тәрбияче Рәйсә Гайнуллина җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар катнашында  «Россия тарихы» темасына «Могҗизалар кыры» уен-викторина һәм «Россия – безнең йортыбыз» дип исемләнгән викторина булды. Викторинада катнашучылар сорауларга җаваплар биреп,  Россия шәһәрләре, андагы кешеләр һәм аларның гореф-гадәтләре, дәүләт символлары, бәйрәмнәре турындагы белемнәрен күрсәттеләр, Ватаныбыз турында мәкальләр, шигырьләр, җырларны искә төшерделәр.

         Социаль хезмәт алучылар шулай ук Россиянең “Алтын боҗрасы”на кергән шәһәрләре турында тәрбияче сөйләгәннәрне кызыксынып тыңладылар, истәлекле урыннар төшерелгән рәсемнәрне  карадылар. 

Социаль хезмәт алучылар бөек держава – Россиягә багышланган» Могҗизалар кыры " уенында актив катнаштылар.

Әлеге чараларның максаты – патриотик хисләр тәрбияләү: үз илең өчен горурлык, аңа караган булу, үз Ватаныңа-Россиягә мәхәббәт, ватан тарихына һәм мәдәниятенә позитив мөнәсәбәт тәрбияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International