11.06.2019, сишәмбе Максат: Идел буе халыкларының, бигрәк тә татар халкының, милли бәйрәмнәренә кызыксыну уяту; бәйрәмдә катнашырга теләк һәм кызыксыну барлыкка китерү. Сабантуй татар халкының иң якты, иң күңелле һәм яраткан бәйрәме.Ул язгы кыр эшләре тәмамланганнан соң үткәрелә. Бу бәйрәмдә кешеләр көч сынаша, җитезлектә һәм чыдамлыкта ярыша. Бүген без, “Яңа Чүриле психоневрология интернаты”нда яшәүчеләр дә бу бәйрәмне билгеләп үтәргә җыелдык. Бәйрәмдә безнең тәрбияләнүчеләр төрле күңелле конкурсларда бик теләп катнаштылар. Бәйрәм социаль хезмәт алучыларның концерт номерлары белән үрелеп барды. Шулай ук үзләренең концерт программалары белән кунакка Арча район мәдәният йортыннан артистлар да килгән иде. Бәйрәм ахырында барысы да канәгать калды, бәйрәм бик күңелле үтте.