«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Темперамент һәм кешенең характеры» дигән темага мини - тренинг

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәре «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Темперамент һәм кешенең характеры» дигән темага мини-тренинг үткәрде. 

Тренингның максаты: темперамент үзенчәлекләре аша социаль хезмәт алучылар арасында үзара мөнәсәбәтләрне өйрәнү. 

Барлык кешеләр дә төрле... Хәтта игезәкләр дә  үзләрен төрлечә тоталар, гәрчә бер үк шартларда тәрбияләнсәләр дә. Берәүләр табигатьтән тыныч һәм акрын. Башкалар дәртле һәм мөстәкыйль. Өченчеләре сабырсыз, ярсулы, аларның тәвәккәллеге һәрвакытта да уйланылмаган. Дүртенчеләре кыюсыз һәм үз-үзенә ышанмый. Берәүләр кисәтүләргә кычкырып җавап бирәләр, икенчеләре елый, өченчеләре аралашмый, үз-үзенә бикләнә, ә дүртенчеләре аларга берничек тә игътибар итми. Моның сәбәбе нәрсәдә? Ә сәбәбе, чыннан да бар, ул – темперамент. 

Чара тренинг темасын формалаштыруга ярдәм итә торган эпиграфлардан башланды. «Нәрсә ул темперамент һәм кешенең характеры?» дигән әңгәмә белән чара дәвам ителде.. Социаль хезмәт алучылар тест узып, кем нинди темпераментта икәнлеген ачыкладылар һәм аның нәтиҗәләрен анализладылар, Чарада күрсәтелгән видеороликлар һәм ситуатив күнегүләр башкару теманы тирәнтен аңларга ярдәм итте.

Чара ахырында, социаль хезмәт алучылар нәтиҗәлерәк аралашу өчен, темперамент һәм  үз-үзеңне тоту арасындагы бәйләнешне белергә кирәк икәнлеген билгеләп үттеләр.

Тренингта 12 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International