Социаль ярдәм алучыларның Сабантуй халык бәйрәменә чыгу

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

2019 нчы елның 8 июнендә “Березка” инвалидларны реабилитацияләү үзәгенең реабилитантлары Сабантуй халык бәйрәменә бардылар. Тантаналы бәйрәмне ачу һәм театрлаштырылган тамаша, Баулы шәһәренең үзешчән сәнгать осталарының  һәм Казан шәһәре эстрада артисларының, “Казан егетләре” төркеме катнашкан бәйрәм концерты бик матур булды. Аннан соң авыл хуҗалыгы һәм Баулы шәһәренең предприятиеләре алдынгыларын котлау церемониясе, спорт ярышлары: милли көрәш, йөгерү һәм ат чабышлары булды.

Социаль ярдәм алучыларга декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, авыл җирлекләренең милли ишегалды һәм мастер-класслар ошады. Алар көне буе табигать кочагында үткәрделәр, уңай энергия җыйдылар, уңай кәеф алдылар  уен һәм конкурсларда катнаштылар.

Максаты: эмоциональ хәләтне яхшырту, камил аралашу атмосферасы һәм яңа социаль элемтәләр урнаштыру.

39 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International