2019 нчы елның 11 нче июнендә Мамадыш районы мәдәният йортында социаль хезмәткәр көненә багышланган тантаналы рәвештә бәйрәм чарасы узды. Социаль хезмәткәрләрне котларга район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Вадим Никитин килде. Бәйрәм сәбәпчеләренең күбесен тантаналы шартларда хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының, район башлыгының, башкарма комитет җитәкчесенең, Мамадыш районы социаль яклау бүлегенең Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.