"Киләчәккә омтылган Россия" Питрәч "Шатлык" приюты

2019 елның 10 июне, дүшәмбе

12 июньдә илебез мөһим дәүләт бәйрәмен – Россия көнен билгеләп үтә.  Россия көне - ул зур патриотик бәйрәм, милли бердәмлек һәм гражданлык дөньясы символы. Бу көнне бөтен ил буенча күп санлы тантаналы һәм бәйрәм чаралары уза, халык күңел ачулары уздырыла. Питрәч муниципаль районында "Шатлык" приюты да бу вакыйгадан читтә калмый.

Россия көне алдыннан тәрбияче Ахуджанова Р. С. 14 кешедән торган  өлкән төркем балалары белән "Киләчәккә омтылган Россия" дигән чара үткәрелде. Чара балаларда Россия дәүләте, Туган ил турында күзаллауларны формалаштыруга, ватанпәрвәрлек һәм туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән.

Бу көнне чараның символлары булып  флаг, герб һәм Россия гимны торды. Чарада тәрбияләнүчеләр тантаналы рәвештә Россия гимнын җырладылар, илебез символикасы, Ватан турында шигырьләр укыдылар. «Минем Россиям» викторинасында бик теләп катнаштылар, анда кызыклы биремнәр үтәделәр.

Балалар Россия көне – ирек бәйрәме, гражданлык тынычлыгы,  закон һәм гаделлек нигезендә барлык кешеләрнең ризалык  бәйрәме икәнлеген аңладылар.  Бу бәйрәм - милли бердәмлек һәм Ватаныбызның хәзергесе һәм киләчәге өчен гомуми җаваплылык символы.  Бу һәр кешенең Россиянең чәчәк атуына һәм бөеклегенә керткән шәхси өлеше. Без Ватаныбызның  бөек үткәне белән горурланабыз һәм чәчәк атучы илдә яшәргә омтылабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International