6 нчы июнь көнне Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» реабилитация үзәгендә «Җәйге туган көн» дигән социаль-мәдәни чара уздырылды.
Чараның максаты-коллективта яхшы психологик климат булдыру, иҗади сәләтләрне, коллектив эшчәнлек күнекмәләрен үстерү.
Балалар клоунесса Игрина белән бергә күңелле аттракционнарда актив катнаштылар, җәйге айларда туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә теләкләр һәм комплиментлар бүләк иттеләр.
Мондый чаралар тернәкләндерү процессына уңай йогынты ясый, балалар коллективының туплануы ярдәм итә.