Ат клубына экскурсия

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

Яшел Үзән муниципаль районындагы  «Гнездышко» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбияләнүчеләре өчен «Пассаж» ат клубына экскурсия оештырылды. Чараның максаты - терлекләргә мәхәббәт тәрбияләү, атларны асрау, карау һәм өйрәтү шартлары белән якыннан таныштыру. Хайваннарны тукландырганнан соң, ат клубы хезмәткәрләре атлар белән кечкенә генә тамаша күрсәттеләр, соңыннан һәр бала атка атланып йөреп карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International