7 нче май 2019 ел
«Сәламәтлек артыннан – тренажерларда!»
Физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү кеше сәламәтлеге өчен мөһим. Бүген кешеләрнең социаль үсешенең аерылгысыз өлеше буларак сәламәт яшәү рәвеше темасы ешрак яңгырый.
Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында медицина һәм социаль-медицина реабилитациясе кысаларында өлкәннәрнең сәламәтлеге торышын күзәтү, санитар-агарту эшләре алып барыла, дәвалау физкультурасы үткәрелә.
Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны тагын да нәтиҗәлерәк сәламәтләндерү, аларның физик сәламәтлеген ныгыту өчен 2018 елда «Сәламәтлек артыннан -тренажерларда!» дип аталган ПАО «Лукойл» оештырган социаль проектлар конкурсында Грант алды. Грант акчасына урам тренажерлары сатып алынды һәм интернат-йорт территориясендә урнаштырылды. Проектның максаты - өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның сәламәтлеген саклау, аларның актив яшәү рәвешен алып бару һәм тормыш сыйфатын яхшырту өчен уңайлы шартлар тудыру. Спорт мәйданчыгы шулай ук эчтәлекле ял, аралашу, дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру урыны булыр дип уйлыйбыз.