Сабантуй Питрәч "Шатлык" приюты

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Татар халкының иң яраткан бәйрәме Сабантуй - борынгы һәм яңа бәйрәм, хезмәт бәйрәме, анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре, йолалары берләштерелә. Сабантуй гомуми һәм милләтара бәйрәмгә әйләнде - ул авылларда, бистәләрдә, районнарда, шәһәрләрдә, Татарстан башкаласында, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм илнең башка төбәкләрендә билгеләп үтелә.

Питрәч районының «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ахуджанова Р. С. һәм музыкаль җитәкче Угарова Т. Н. 5 июнь көнне приютта тәрбияләнүчеләр өчен кече Сабантуй үткәрделәр. Балалар халык җырлары һәм биюләре белән чыгыш ясадылар. Әкият персонажы Шүрәле тәрбияләнүчеләр белән табышмаклар чиште, балалар белән конкурсларда катнашты.

Барлык балалар да традицион ярышларда, конкурсларда актив катнаштылар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашык белән су ташу, төз атучы, кашыкта йомырка белән йөгерү һәм башка төрле ярышларда  катнаштылар. Ә Сабантуй кунаклары ярышлар һәм бәйгеләр вакытында үз балаларын, оныкларын күрә алдылар. Бәйрәм бик күңелле үтте!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International