«Яхшылык көне»

2019 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

2019 елның 6 июнендә Балтач муниципаль районының «Балтач гимназиясе» базасында эшләп килүче «Крепыш» мәктәп яны сәламәтләндерү лагерына йөрүче 190 балигъ булмаган балалар өчен «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан «Яхшылык көне» дигән шөгыль үткәрелде. Шөгыльнең максаты  - балаларга яхшылыкның кыйммәтле кеше сыйфаты икәнлегенә төшендерү, булган белемнәрен тирәнәйтү, гафу сорауның мөһимлеге һәм кирәклеге турында аңлату. Коммуникатив күнекмәләрен (иптәшләрен тыңлый белү, үз фикереңне ихлас күңелдән әйтә белү, башка балаларның фикерләренә карата дустанә мөнәсәбәт күрсәтү) камилләштерү, яшьтәшләре белән мәдәни аралашу күнекмәләрен үстерү.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Наталья Закирова яхшылык төшенчәсе турында сөйләде. Балалар белән бергә бу сүзнең төшенчәсен чыгардылар. Наталья Михайловна шөгыльнең иң кечкенә катнашучыларын да уйланырга мәҗбүр итә торган притча сөйләде.

Социаль педагог Гөлшат Нургаяновна балаларны социаль яклау, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәк эше белән таныштырды. Балалар социаль приютлар, картлар һәм инвалидлар йортлары турында бик күп яңалыклар белделәр. Әлеге учреждениеләр турында социаль видеороликлар карап үттеләр.

Шөгыль ахырында балалар яхшылык турында проект эшләрен якладылар, кечкенә спектакльләр күрсәттеләр.

Балалар бүгенге шөгыль киләчәктә кирәк булачак дигән нәтиҗәгә килделәр. Яхшы, игелекле булу бер генә тапкыр түгел, һәрвакыт кирәк. Чөнки бу сыйфат тормышны күпкә җиңелрәк һәм яхшырак итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International