2019 елның 5 июнендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Тегүчелек эше” хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында чираттагы дәрес үткәрелде. Социаль хезмәт алучылар тегү буенча алган белемнәрен ныгыттылар һәм чигү нигезләре белән таныштылар. Мондый дәресләр вак моторика үсешенә, бер тату команда булып эшли белүгә һәм гамәли күнекмәләр үстерүгә ярдәм итә.