“Әни+бәби” клубы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 9 бала һәм аларның ата-аналары арасында “Җәй килә!” дип аталган дәрес үткәрде. Максаты: балаларның җәй турында булган белемнәрен киңәүтү, тема буенча сүзлек байлыгын ныгыту, ата-аналарның педагогик белемнәрен арттыру.
Барлык уен биремнәре дә балаларда елның җылы һәм эссе вакыты турында күзаллауларны формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Нәниләр “Чәчәккә уртасын сайлап ал”, “Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешне тартмага сал», “Ком арасыннан ташны тап” кебек дидактик уеннар уйнадылар. Бу уеннар фикерләүне, игътибарлылыкны, вак моториканы, сөйләмне үстерүгә, төсләрне ныгытуга ярдәм итә. Балалар тиз арымасыннар өчен музыкаль динамик тәнәфес тәкъдим ителде. Балалар бик теләп күңелле балалар җырына хәрәкәтләр ясадылар. Ә ата-аналар сабыйны җәй көнен ничек кызыклы үткәрергә дигән киңәшләр алдылар.
Дәрес балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә бик кызыклы һәм файдалы үтте.