Яңа Чишмә муниципаль районында хәйрия ярдәме.
2019 елның 6 мартында, Яңа Чишмә муниципаль районы “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе үтенече буенча, Черёмуха бистәсендә яшәүче, социаль хезмәт алучы Медведева Анна Иван кызына, кыш көне йортын ягып җылытыр өчен ике машина утын бирелде. Бу хәйрия ярдәмен район җитәкчелеге күрсәтте. Утынны җыештыру һәм аны урнаштыруда мәктәп балалары һәм социаль хезмәткәр булышты.