Һәр елны Ураза гаете көнне “Әнәс” мәчете янындагы площдкада спорт уеннары бәйгесендә катнашу күркәм традициягә әйләнде. Узган, сишәмбе, 4 июнь көнне “Юлдаш” Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләр чираттагы бәйгедә үз көчләрен сынадылар. “Әнәс” мәчете имам-хатыйбы Әбү-Бәкр хәзрәт бочче уены буенча барлык категория инвалид-спортчылар арасында “Әнәс” мәчете кубогы призына шәһәркүләм җәйге турнир оештырды. Чемпионатта катнашучылар бәйге барышында үзләренең осталыкларын һәм җитезлекләрен, зирәклекләрен тагын бер кат исбат иттеләр.
Чемпионатта “Юлдаш” Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортының яшь инвалидлар бүлеге спортчылары Липатова Марина, Менянова Диана, Шартов Александр, Шартова Татьяна, Боганова Любовь, Большакова Оксана, Жуков Сергей катнашты. Көндәшләр командасы бу юлы уенга җитди әзерләнгән булып чыкты, шуңа күрә “Юлдаш” командасы Кубоксыз калды. Искәртеп узасы килә, уен кызыклы, мавыктыргыч һәм дулкынландыргыч булды. Уен кырында командалар ышанычлы һәм җиңелмәс рух белән көч алыштылар, хәтта иң авыр физик кимчелекле инвалидлар да сынашмады.
Турнир ахырында җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде, ә барлык катнашучыларга “Әнәс”мәчетеннән азык-төлек җыелмалары тапшырылды.