6 нчы июнь 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1нче филиал китапханәсе белгече Рәмзия Фәхретдинова «#Бөеккешеләриле” кысаларында, Рәсәй көненә багышланган «Рус сөйләмен, бөек рус сүзен без саклыйбыз!» дигән интеллектуль уен уздырды.
Чараның максаты: ватанпәрвәрлек, рус мәдәни мирасы өчен горурлык хисе үстерү һәм туган телгә мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләү иде.
Интеллектуаль уен телдән иҗат итүнең төрле жанрларыннан торды, анда мәкальләр, әйтемнәрне дәвам итү, рус теле сүзе һәм сөйләме турында табышмаклар чишергә кирәк иде. Катнашучылар «Рус телен саклап калуга үз өлешеңне ничек кертергә була?» дигән сорауга җаваплар таптылар. Бөек рус сүзе турында чара, Л.Н.Толстой, А.А.Ахматова, И.С.Тургенев, А.И.Куприн һәм башка язучыларның шигырьләре белән үрелеп барды.
Чараны китапханәче И.С.Тургеневның: «Безнең телне саклагыз, безнең матур рус теле - ул хәзинә, ул безгә бирелгән байлык!» дигән сүзләр белән тәмамлады.
Катнашучылар кызыклы һәм төрле биремнәрдән канәгать калдылар, рус сүзлегенә карата кызыксыну белдерделәр.
Залны бизәүдә «#Бөеккешеләриле» постерлары һәм «Алтыннан коелган сүзләр» дип исемләнгән китап күргәзмәсе дә кулланылды.
Чарада 20 кеше катнашты.