«Балаларны яклау көне» бәйрәме алдыннан Хәйруллин фонды «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен «Әкият» курчак театрына, Казан шәһәренә сәфәр оештырды. Автобустан чыкканда балалар әкияти һәм мәһабәт театр бинасын күрделәр. Балалар тирә-юньгә сокландырдылар. Сәхнәдә «Сабый һәм Карлсон»курчак спектаклен күрсәтетеләр. Курчаклар кешеләрне шулай кызык итеп кабатладылар, көлүдән туктап калу мөмкин түгел иде. Балалар сәхнәдә барган могҗизага күмелде. Вакыт сизелмичә дә үтеп китте. Спектакль ахырында балалар артистларны алкышларга күмделәр. Балаларга курчак театры бик ошады. Мондый гүзәл урыннардан китү бик кызганыч иде хәтта. Театрга бару балаларга яңа белемнәр һәм яхшы тәэсирләр, уңай эмоцияләр алып килде. Китер алдыннан балаларга Хәйруллин фонды исеменнән тәмле һәм татлы бүләкләр бирелде.
.jpg)