Тукай муниципаль районының "Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар белән “Татарстан. Россия. Даһи урыннар. Минем планета» виртуаль дәресе уздырды

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

        2019 нчы елның 5 нче июнендә Тукай муниципаль районының "Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Шакирова Римма социаль хезмәт алучылар өчен "Татарстан. Россия. Даһи урыннар. Минем планета» видеоролигы күрсәтте.

      Чара Россия һәм Татарстан турындагы белемнәрне киңәйтүгә, туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек һәм үз Ватаныбыз өчен горурлык хисләре тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

       Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 11 кеше катнашты.

       Очрашу барышында катнашучылар Ватан тарихы белән таныштылар, туган якның тарихи шәһәрләре турында тыңладылар. Чарада “Татарстан. Россия. Даһи урыннар. Минем планета» видеоролигы күрсәтелде.  Соңыннан "Россия көне" темасына әңгәмә оештырылды, "Татарстан тарихы" темасына викторина үткәрелде, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы символикалары искә төшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International