«Астра» тернәкләндерү үзәгендә уен – викторина үтте

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

2019 елның  5  июнендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Без спортны яратабыз” дигән уен – викторина үтте. Әлеге чараның максаты балаларның әлеге тема буенча белемнәрен кабатлау һәм ныгыту, спорт төрләре турында күзаллауны киңәйтү, логик фикерләүне үстерү иде.

Чара барышында балалар  “Нәрсә ул спорт” дигән сорауга җавап бирделәр, соңрак спорт турында мәкальләрне искә алдылар.Спорт турында табышмакларны, спорт инвентарьларын  искә төшерделәр.

Чара ахырында спорт – ул тормыш дигән нәтиҗәгә килделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International