5 нче июнь көнне “Бөтендөнья әйләнә- тирә мохитне саклау көне”. Әйләнә- тирә мохитне саклау көне табигатькә карата игътибарны ныгыта, уйландыра.
Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Табигатьне саклагыз” дип аталган әңгәмә үтте. Яшәүчеләр экология мәсьәләләрен карап үттеләр, халык сынамышларына карата викторина сорауларына җавап бирделәр, табигать турында табышмакларга җавап эзләделәр.
Үткәрелгән әңгәмәдән соң яшәүчеләр, интернат-йорты тирәсен җыештыруда бик теләп катнаштылар.