5 июнь 2019 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәр Актаныш район үзәгендә урнашкан “Җәмигъ” мәчетендә кунакта булдылар. Өлкәннәр мәчет буйлап гаҗәеп экскурция ясадылар. Руслан хәзрәт мәчетнең тарихы һәм искиткеч бина белән таныштырды. Чараның төп максаты өлкәннәрне дин белән таныштыру. Өлкәннәребез Руслан хәзрәт белән фикер алыштылар һәм үзләренең кызыксындырган сорауларына җавап таптылар. Бу очрашу аларның күңелләрендә бик озак сакланыр.