“Ихтыяр көче”. Түбән Каманың “Веста” үзәге

2019 елның 5 июне, чәршәмбе

“Сәламәтлек баскычы” программасы кысаларында Түбән Каманың “Веста” үзәге белгече Ләйсән Сунеева социаль ярдәм күрсәтүдә торучы 8 сәламәтлеге чикле бала өчен “Ихтыяр көче” дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: балаларның вестибуляр аппаратын, хәрәкәт координациясен һәм активлыгын үстерү.

Дәрес вестибуляр аппаратны үстерүгә юнәлдерелгән “Капкага тимичә үт” дип аталган уен белән башланды. Балалар алып баручылар белән бергә маталардан капкалар ясадылар, аннары уенны катлауландыру өчен маталар арасында араны әзрәк итеп калдырдылар. Балалар капка аша аңа тимичә генә һәм бер нәрсәгә дә бәрелмичә генә үтәргә тиеш булдылар. Башта катнашучылар күзләрен ачып үттеләр, аннары күрү органнарын җәлеп итмичә генә шул ук эшне башкарырга тырыштылар. Балаларга бигрәк тә ябык күз белән биремнәр башкару ошады, соңыннан алар үзләре үк аркага борылып, каз кебек йөреп, сикереп үтеп, биремнәрне катлауландырдылар.

Дәрес туп ярдәмендә вак моториканы үстерүгә юнәлдерелгән күнегүләр белән тәмамланды: балалар түгәрәккә бастылар һәм тупны аяк белән тибеп бер-берсенә тапшырдылар. Бу гади бирем объектлар артыннан күзәтү күнекмәләрен үстерә, шулай ук бала туп артыннан хәрәкәт иткән саен аның мотор күнекмәләре формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International