31 май көнне Җәлил бистәсендә НГДУ "Җәлилнефть" оешуга 60 ел һәм шәһәр тибындагы бистәгә 55 ел тулуга багышланган “Яңгырасын милли моңнар” традицион халык музыка уен коралларында башкаручыларның ачык фестивале узды.Ф естивальне "Герой- шагыйрь Муса Җәлил” һәйкәле янында ачу булды. Фестиваль үзе «Дан Монументы " янындагы мәйданда узды. Фестивальгә Татарстан Республикасының барлык районнарыннан да килгәннәр иде. Безнең интернаттан Габитов Риф һәм Хәйруллин Фәрит катнашты. Алар гармунда уйнадылар. Фестиваль ахырында барлык катнашучыларны грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.