Көн саен “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” хезмәт буенча инструктор Бәдретдинова Гөлназ җитәкчелегендә хезмәт терапиясе буенча дәресләр уза. Интернат яны участогында утырту эшләре дәвам итә, интернатта яшәүчеләр помидор, кыяр, аш тәмләткечләрен утырттылар.
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен хезмәт терапиясенең уңай яклары —эмоциональ халәтне яхшырту, депрессияне булдырмый калу.
Хезмәт терапиясе интернатта яшәүчеләрнең ялын төрлеләндерергә, тормыш белән кызыксынуны уятырга ярдәм итә. Өлкәннәргә үз кирәклегеңне тою, җәмгыятькә кулдан килгәнчә файда китерү бик мөһим.
Даими дәресләр хәтта иң элементар хезмәт эшчәнлеге белән дә озак вакыт акылның ачыклыгын сакларга ярдәм итә, гомер озынлыгын, аның сыйфатын арттыра.