2019 нчы елның 2нче июнендә Баулы шәһәренең «Березка» реабилитацияләү үзәгендә социаль ярдәм алучылар өчен Покрово-Урыстамак авылы янындагы “Изге чишмә” гә экскурсия оештырылды. Социаль ярдәм алучылар бу ямьле урын белән сокландылар: челтәрле беседкалар, матур басма һәм бик күп челтерәп торган шарлавыклар, барысы да яшеллеккә һәм чәчәккә күмелгән. Ял итүчеләр бу экскурсиядән бик зур рухи ләззәт алдылар.
Максат: эмоциональ хәләтне яхшырту.
Экскурсиядә 20 кеше катнашты.
.jpg)