Балаларны яклау көне - халыкара бәйрәмнәрнең берсе, аны бөтен дөньяда 1950 елдан бирле билгеләп үтәләр. Халыкара балаларны яклау көне -ул өлкәннәрне балаларның тормышка, фикер һәм дин ирегенә, белем алуга, ял итүгә, физик һәм психологик көч кулланудан саклануга, гуманлы һәм гадел җәмгыять формалаштыру өчен кирәкле шартлар булдыру максатыннан балалар хезмәтен эксплуатацияләүдән саклау кирәклеге турында искәртә. Халыкара балаларны яклау көне һәрвакыт төрле чаралар үткәрү белән билгеләп үтелә, аларның максаты бөтен дөнья балаларының хәленә игътибарны җәлеп итү.
Чистай муниципаль районының күп балалы, аз тәэмин ителгән һәм опекун гаиләләрендәге балаларны «Хайруллин хәйрия фонды» тарафыннан оештырылган Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрына алып бару күркәм традициягә әверелде. 2019 елның 31 маенда балалар янәдән Казан шәһәрендә булып «Сабый һәм Карлсон» спектаклен карадылар, бүләкләр һәм күтәренке алып кайттылар.