“Мир детства” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә 30нчы майда Халыкара балаларны яклау көненә һәм “Мир детства” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасына багышланган бәйрәм узды. Җинүчеләрне Яр Чаллы шәһәре Пенсия фонды җитәкчесе Э.Р.Фаттахов котлады. Конкурста катнашкан Һәр бала бүләксез калмады. Килгән кунакларны, балаларны, ата-аналарны Солнышко, Клёпа белән Кнопа күнел ачтырдылар.