1 июнь көнне Халыкара балаларны яклау көне кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» реабилитация үзәгендә тернәкләнүчеләр Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчетендә булып кайттылар.
Чараның максаты-мөселман мәдәнияте нигезләрен формалаштыру. Бөгелмә мөхтәсибәте тарафыннан үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен кызыклы һәм күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Балалар Рамил хәзрәтнең ислам нигезләре турында сөйләгәнен кызыксынып тыңладылар, мәчетне карадылар. Хатын-кызлар яулык бәйләүдә һәм кулга мехенди төшерү чарасында бик теләп катнаштылар.
Мәчеттәге дустанә атмосфера кунакларны бигрәк тә таң калдырды. Тернәкләнүчеләр әти-әниләре белән намаз укуда һәм хәйрия кичке ашында катнаштылар. Ифтар кичәсе мөхтәсибәт тарафыннан балаларга бүләк ителгән шарлар һәм онытылмаслык хис-кичерешләр белән мәчет янында күмәк фотога төшү белән тәмамланды.