“Зур планетаның кечкенә балалары!”
Балаларны яклау көне - бик күңелле бәйрәм. Ул безгә, өлкәннәргә, балалар күңеленең чисталыгы, ихласлыгы һәм беркатлыгы турында искә төшерү өчен уйлап чыгарылган.
Социаль ярдәмгә мохтаҗ балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү кысаларында, ведомствоара социаль патронажда һәм ведомство учетында торучы 30 гаиләдән торган балалар һәм ата-аналар өчен Т. Ялчыгол скверы социаль участогында бәйрәм чарасы үткәрелде.
Бәйрәм “Космос” “Киноучреждение” МБУ вәкилләре белән берлектә оештырылды.
Педагоглар, психологлар һәм белгечләр бәйрәм социаль-анимация программасы әзерләделәр. 2 сәгать дәвамында балалар күңелле клоун Ирия, шулай ук “Свинка Пеппа” һәм “Angrybirds” мультфильмнары геройлары белән конкурсларда катнаштылар, “Сабын куыклары”тамашасын карадылар, “Химик тамаша”да катнаштылар, үз куллары белән шарлардан “Эт”, “Кылыч”, “Ромашка” ясадылар. Балалар арасында “Аквагрим” остаханәсе зур популярлык казанды.
Соңыннан балалар һәм ата-аналар өчен “Тайная жизнь домашних животных 2” мультипликацион фильмы күрсәтелде. Чара ахырында бәйрәмгә килгән һәр балага татлы бүләк тапшырылды.
Бәйрәмне үткәрү өчен кирәкле җиһазлар биреп, шәхси эшмәкәр Андреева Алесия бик зур ярдәм күрсәтте.
Бәйрәм бик күңелле һәм истә калырлык булды. Алда балаларның җәйге каникуллары, һәм әлеге чараны җәйге ялларның матур башлангычы дип санарга мөмкин.
“Радость” халыкка социаль
ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Жирикова Л.Б.