Яшь кешеләрнең ачык, игелекле йөрәкләре «Бәхетле кешеләр» инициатив төркеменә берләште. Алар Дэулэт автономияле социаль хезмэт курсэту учреждениесе «Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар интернат йорты»на ярдәм курсәту нияте белән «Бәхет нуры» проектын барладылар.
2019 елның 17 маенда дәртле егетләр музыкаль-күңел ачу программасы белән чыгыш ясадылар һәм интернат – йортның яшел залында җыелган тамашачыларга шатлыклы, кутэренке кәеф бүләк иттеләр. Егетләр һәм кызлар биеделәр, җырладылар, аккордеонда кыска мажорлы музыкаль зарисовкалар башкардылар. Чыгыш тәмамлангач социаль хезмәт алучыларны бәйрәм төшке ашы көтте.
Интернат – йортта яшәүче кешелэр үзен кирәкле итеп тойды, яшь кешеләрнең кайгыртучанлыгын һәм җылысын тулысынча тойдылар. Сәламәтлек, уңышлар теләп, күп итеп рәхмәт сүзләре юллап кунакларны озаттылар.