«Мозаика» дип исемләнгән инклюзив төркемле дәрес үткәрелде

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Тукай районы «Шәфкать» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Альбина Сәйфуллина лекотекада инклюзив төркемле дәрес үткәрде. Ул сенсор, моторлы-хәрәкәт,ишетү  игътибарын үстерүгә; танып-белү кызыксынуларын арттыруга юнәлдерелгән иде.

Балаларга төрле тылсымлы җәнлекләр яши торган Необычалия планетасында булырга тәкъдим ителде. «Гөрләвек», “Тавыш буенча бел” дигән  уеннар  Играндия илендә уйналды. Бара торгач, сәяхәтчеләр ерак-ерак  Ориентайка иленә килеп җитәләр. Бәхеткә, аларның гадәти булмаган планета картасы бар иде, анда аларны Тылсымлы төсле йортка ничек узу юлы күрсәтелгән.(“Аермасын тап” уены). Өйгә барганда төрле төстәге мавыктыргыч уен – "Оча – очмый" дигән уен уйнадылар. Соңыннан  йортны  бизәргә, аны тагын да матуррак итәргә булдылар –  искиткеч мозаик юл салдылар. ("Мозаикадан" уены), хәзер  тылсымлы җәнлекләрнең берсе дә югалмас инде!

Төркемле дәрестә төрле категория гаиләләрдән 5 балигъ булмаган бала катнашты.               Балалар игътибарны үстерүгә, өлкәннәрдән  ярдәм тою (бу балаларда уңышка ышаныч формалаштыра) мөмкинлекләрен алдылар. Уен барышында балалар үзләрен контрольдә тотарга өйрәнделәр, танып-белү мәнфәгатьләрен үстерү, шулай ук үз бәясен күтәрү һәм яшьтәшләре арасында уңышка шатлану мөмкинлегенә ия булдылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International