31 май көнне Сарман муниципаль районының «Татар Илеге» паркында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган «Бәхетле балачак» бәйрәме узды. Бу көнне бәйрәмнең төп катнашучылары-төрле категориядәге гаилә балалары. Бәйрәм Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин, Башкарма комитетның социаль үсеш буенча җитәкчесе Әлфис Фәйзрахман улы Мөхәммәтгәрәевның тантаналы чыгышы белән башланды.
«Шафкатъ» үзәге белгечләре һәм «Шафкатъ» үзәге каршындагы «Волонтёр» иреклеләр берләшмәсе активистлары төрле уеннар, спорт ярышлары, конкурслар оештырдылар. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм яшь талантларның концерт һәм музыкаль номерлары белән үрелеп барды. Күргәзмәләр, мәдәни-танып-белү программалары, аттракционнар оештырылды.
Һәр сабый бәхетле балачакка тулы хокуклы һәм аның нинди булачагы бары тик өлкәннәрдән генә тора. Аларның һәркайсысы балаларны яклау көнендә ,гомумән, даими мәхәббәт, кайгырту һәм яклау тойсыннар иде. Бркайчан да битарафлыкка, рәхимсезлеккә очрамасыннар. Кайгы - хәсрәт, авырулар һәм борчулар аларны читләтеп үтсен