2019 елның 31нче маенда Кукмара муниципаль районының “Тылсым” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагоглары “Седой граф” кафесы хезмәткәрләре белән берлектә социаль ярдэм алучы балигъ булмаган балалар өчен хәйрия ашы үткәрделәр.Әлеге чара балаларны яклау көне уңаеннан үткәрелде һәм чарада унбиш балигъ булмаган бала катнашты.
Мондый чаралар биредә катнашкан һәр бала өчен бик зур әһәмияткә ия, чөнки бу дуслар белән тагын бер тапкыр очрашырга, күңелле шартларда аралашырга мөмкинлек бирә. Балалар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм күтәренке кәеф белән таралыштылар.