2019 елның 31 маенда «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре “Ирекле Волонтер” оешмасы белән берлектә "Тәмәкесез тормыш өчен» дип исемләнгән акция үткәрделәр. Бу датаны бөтен ил кешеләре тәмәке тартуның зарарлы йогынтысына тагын бер кат игътибар итсен һәм әлеге зарарлы гадәтләрдән баш тартсын өчен игълан иттеләр. Бу көнне волонтерлар мәгълүмати буклетлар тараттылар. Акция кысаларында социаль хезмәтләр алучы балалар волонтерлык отрядына җәлеп ителде.