Өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсендә хәзерге вакытта 153 өлкән яшьтәге кешегә хезмәт күрсәтелә, 20 Социаль хезмәткәр социаль көнкүреш хезмәте күрсәтә. Халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен социаль хезмәткәрләр үз эшләрендә инновацион технологияләрне актив кулланалар. Ретротерапия, Гарденотерапия, библиотерапия, тылсымлы клубок, скандинавия йөреше кебек технологияләрдән өлкән яшьтәгеләр аеруча актив файдалана. Язгы чорда гарденотерапия тагын да актуальләшә. Безнең өлкәннәр социаль хезмәткәрләр белән берлектә үзләренең палисадникларына чәчәкләр утырталар, клумбалар ясыйлар, бакчаларда яшелчәләр утырталар. Гарденотерапия өлкәннәрне яшәртеп җибәрә, алар эшнең нәтиҗәсе белән шатланалар һәм горурланалар. Моның өчен алар социаль хезмәткәрләргә рәхмәтле.
Барлык инновацион технологияләр өлкән гражданнарның социаль, психологик һәм физиологик хәлен яхшыртуга юнәлдерелгән. Безнен өлкэннәребез бик яратып шөгелләнәләр. Көндәлек эш технологиялар белэн урелеп баргач, эш тәртибенә бер яңалык кертеп жибәрә. Өлкәннәребезгә мондый эш тәртибе бик яхшы нәтижә бирә. Кулланыла торган технологиянең уңай нәтиҗәсе: хезмәт күрсәтүчеләр арасында тулы күләмдә аралашу, эмоциональ кәефне һәм гомуми кәефне яхшырту, тормыш тонусын гомуми күтәрү.