“Здравушка” да хезмәтне саклау көннәре

2019 елның 31 мае, җомга

"Здравушка" тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар үткәрелде. Педагогик, медицина һәм хезмәт күрсәтү персоналы өчен "хезмәтне саклау буенча белгечләр" дигән эшлекле уен үткәрелде, "баланың гаиләдә һәм үзәктә булу шартлары куркынычсызлыгы"темасына буклет чыгарылды. Социаль-медицина хезмәтләре алучы балалар өчен музыка җитәкчесе тарафыннан "Ритмика һәм биюләр"сәламәтлек сәгате оештырылды.

Профилактик чаралар нәтиҗәсендә социаль хезмәт алучыларның хезмәткәрләре һәм законлы вәкилләре хезмәтне саклау һәм сәламәтлек өлкәсендә үзләренең белемнәрен арттыра алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International