2019 елның 29 маенда «Забота" приюты тәрбиячесе Якупова В.Т. «сәламәтлек» төшенчәсен формалаштыру, сәламәт яшәү рәвеше алып бару, үзләренең сәламәтлекләренә һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрнең сәламәтлегенә җаваплы һәм сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан мәктәп яшендәге балалар белән «Илгә сәламәт кешеләр кирәк» дигән танып-белү дәресе үткәрде. Дәрестә 13 кеше катнашты. Балалар «сәламәтлек» төшенчәсенә билгеләмә бирделәр, сәламәт кешенең билгеләрен атадылар һәм сәламәт кешенең портретын төзеделәр. Мәкальләрдә халык зирәклеген ачыклап һәм сәламәтлек турында табышмаклар марафонында, тәрбияләнүчеләр сәламәтлек өчен уңай һәм тискәре факторларны билгеләделәр. Тәрбияләнүчеләр һәр кеше үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш дигән нәтиҗә ясадылар, чөнки синең сәламәтлегең турында беркем дә синең үзеңнән яхшырак кайгыртмый.