«Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында» 2019 елның 24 маенда эвакуация буенча өйрәнүләр узды.
Чараның максаты – янгын килеп чыккан очракта хезмәткәрләрне һәм тәрбияләнүчеләрне хәрәкәтләргә өйрәтү, эвакуация буенча эшләрне автоматизмга җиткерү.
Өйрәнүләр барышында приют персоналының гамәлләре эшләнде, янгын килеп чыккан очракта эвакуация планы эшләнде, автомат янгын сигнализациясе системасының һәм дистанцион мониторинг системасының төзеклеге тикшерелде. Барлык системалар техник яктан төзек һәм штат режимында эшли. Приют хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре янгын чыккан очракта эшләргә югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.
Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлегенең өлкән инспекторы Гыйльметдинов Раушан Хәкимович приютта тәрбияләнүчеләр белән чын куркынычсызлык дәресе үткәрделәр - балаларга утның ничек куркыныч булуы һәм янгын булмасын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр
Приют персоналының көйле эше нәтиҗәсендә тренировкалар уңышлы узды.