«Звучит Победы Май цветущий» концерт программасы белән, 2019 елның 14 маенда, Дэулэт автономияле социаль хезмэт курсэту учреждениесе «Яр Чаллы картлар һәм инвалидлар интернат йорты»на эстрада вокал мәктәбенең «МОДНО» һәм «Чаллы Тавышлары» вокаль студиясенең яшь артистлары «Орион» Яшьләр Узәге» муниципаль автоном учреждениесе режиссеры Хисматуллина Хәмидә Вагизовна җитәкчелегендә килделәр.
Социаль хезмәт алучылар Ватаныбыз тарихының героик битләрен искәтөшерү, шулай ук Ватанны саклаучыларның хәтеренә хөрмәт белдерү өчен интернат-йортның яшел залында җыелдылар.
Балалар сугыш турында җырлар башкардылар. Интернат - йортта яшәүчеләр «Караңгы төн», «Җиңү көне» һэм башка йөрәккә үтеп керә торган җырлар башкардылар.
Тамашачылар зур алкышлар белән кечкенә башкаручыларга концерт өчен рәхмәт белдерделэр.