Әлки муниципаль районының «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге""Чик сакчылары көне».

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Бу чарада  Совет һәм Рәсәй Армиясенең элеккеге чик буе хәрби хезмәткәрләре, волонтерлар отряды әгъзалары һәм социаль хезмәт күрсәтүдә исәптә торучы балалар катнашты. Белгечләр чик сакчылары көне ничек барлыкка килүе, аның кайсы көнне һәм ни өчен билгеләнүе турында сөйләделәр.

Элеккеге Чик сакчысы Галләмов Ришат Әсхәтовичның чыгышы балалар өчен аеруча кызыклы  булды.

Чик сакчылары көне оешкан төстә һәм танып-белү белән узды, балалар «яшел фуражкалы» хәрби хезмәткәрләрнең бердәмлеген  күрә алдылар. Чара ахырында балалар чик сакчылары белән берлектә  чик буе баганасы һәйкәле янында һәм Үзәк паркта фотога төштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International