Куркынычсыз каникуллар. Яңа Чишмә районы "Кайгырту" үзәге.

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Куркынычсыз каникуллар.

 

Ниһаять балалар өчен иң күңелле вакыт – җәйге каникуллар җитә. Укулар юк, иртүк торасы юк, көне буена рәхәтләнеп ял итәргә була. Ләкин аңа да карамастан, җәйге каникул вакытында төрле күңелсез хәлләр булырга мөммкин, аларга юлыкмас өчен, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк. Шуларның кайберләрен искәртеп китәргә комачауламас.

Менә алар:

  • Иң элек юл кагыйдәләрен үтәргә кирәк,машиналар йори торган җирдә аеруча игътибарлы булырга.
  • Әти-әниләрне белгертмичә башка шәһәргә, урманга, күл буйларына бармаска.
  • Тимер юл яки машиналар йори торган юлда уйнамаска, ташландык биналар тирәсендә, караңгы җирләрдә йормәскә.
  • Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә.
  • Су буйларында үзеңне аеруча сак тотарга.
  • Йортсыз хайваннарны сыйпамаска, бигрәк тә аларны котыртмаска.
  • Чит, белмәгән кешеләр белән сөйләшмәскә, аларның боерыкларын үтәмәскә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International