Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балаларны аралашырга, оялчанлыкны җиңәргә, социаль тәртип булдырырга өйрәтү ысулы буларак театральләштерелгән эшчәнлеккә зур игътибар бирелә.
Үзәк белгечләре «Театр үз куллары белән " программасын эшләде. Курчак театрларын уйнатыр өчен курчакларның һәм декорацияләрнең төрле төрләрен кулланалар.
Театр уйнау иҗади сәләтен, артикуляция аппаратын үстерә. Балаларда театральләшкән эшчәнлеккә ныклы кызыксыну, гомуми эштә катнашу теләге, балаларны яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән актив хезмәттәшлеккә этәрә. Балалар әкиятләрне сәхнәләштерергә бик яраталар.
Аларга әкият күрсәткәндә балалар тыңлап кына утырмыйлар, үзләре сөйлиләр дә. Бу яраткан әкиятләрне өйрәнү һәм диалог төзү өчен яхшы ысул булып тора.
Белгечләр сүзләренә караганда, мондый театрларга балалар битараф калмый. Тәрбияләнүчеләр тамашачы ролендә дә, башкаручы ролендә дә була һәм бу аларга үзләренең позициясен, белем һәм хыялларын күрсәтергә ярдәм итә.