«Астра» тернәкләндерү үзәгендә коллектив эш үткәрелде

2019 елның 28 мае, сишәмбе

2019 елның 27 маенда “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр Закирова Сәкинә һәм Самойлова Гөлчәчәк “Ромашка кыры “ дигән коллектив эш үткәрделәр.

Дәреснең максаты дустанә мөнәсәбәтләрне, фантазияне, вак моториканы, хыялларны үстерү.

Төсле кәгазьдән һәм ковролиннан ромашка кыры ясадылар.

Балалар алдагы заезд өчен бик теләп теләкләр яздылар. Эшләр якты, матур, төрле булды. Балалар үз эшләреннән бик канәгать калдылар.Үзләренең теләкләрен әниләр дә калдырды.

Чарада 18 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International