Питрәч районының “Шатлык” приютында “Спорт калейдоскобы”дигән спорт бәйрәме булып узды. Чараның максаты-тәрбияләнүчеләрнең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру иде.
Балалар ике командага “Дельфин” һәм “Спортсменнар” бүленделәр. Командаларга төрле конкурслар да йогерергә, сикерергә, үрмәләргә кирәк иде, шулай ук үзләренең үткенлекләрен һәм зирәк- лекләрендә күрсәттеләр. Интелектуаль конкурсларда үзләренең спорт турындагы белемнәрен сынадылар. Җиңү дәрте бөтен көчләрен туплап финишка килүгә этәргеч булды.
Балалар җиңү яулау өчен физик яктан кочле булу гына җитми дигән нәтиҗәгә килделәр. Бер үк вакытта максатчан, ихтияр көчле, җитез, тапкыр, оешкан булуда кирәк.
Ярыш чын сәламәтлек һәм спорт бәйрәме булды!